Башкортстан Язучылар берлеге рәсми рәвештә Русия Язучылар берлегенә керде

Башкортстан Язучыдар берлеге корылтае

Берлек җыенында оешманың яңа низамнамәсе кабул ителде.

Бүген Башкортстан Язучылар берлеге корылтае узды. Анда оешманың яңа низамнамәсен кабул иттеләр. Документта берлекнең Русия Язучылар берлеге составында эшләве әйтелгән. Быел февральдә Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов Русия берлегенең идарәсенә кергән иде.

Баймөхәмәтов янә Башкортстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайланды.

Язучы Гүзәл Ситдыйкова Русия берлегенә керүнене рәсмиләштерү – "вакыт таләбе" дип атады. Аның фикеренчә, бу Башкортстан язучылары иҗатына уңай булыр дип ышана, "язучыларның мөмкинлекләре киңәя, матди яктан да ярдәм булыр дип өмет итәм, әлеге вакытта язучылар иҗатын финанслау әлегә канәгатьләнлерек түгел", диде ул.

Бүгенге көндә Башкортстан Язучылар берлегенең 290ннан артык әгъзасы бар.

Айгиз Баймөхәммәтов Башкортстан Язучылар берлеге рәисе итеп беренче тапкыр 2020 елда сайланды. Яшьли тома ятим калган егет 2013 елда "Калдырма, әсәй!" повестен язды, ул анда ятимнәр йортында булган хәлләрне сурәтли. Язучының бу әсәре Шәехзадә Бабич исемендәге дәүләт бүләгенә лаек булды. Хәзер бу повесть Башкортстанда һәм Кыргызстанда мәктәп програмында укытыла. Аның башка әсәрләре дә популяр. 2020 елдан ул "Шоңкар" журналы баш мөхәррире. 2024 елда Башкортстан Дәүләт Җыены – Корылтай депутаты булып сайланды.

2022 елда Русия Язучылар берлегенең Татарстан бүлеге рәсми рәвештә теркәлде. Бүлекнең рәисе - Татьяна Сушенцова. 2020 елда ул вакытта Русия Язучылар берлеге рәисе Николай Иванов Русия берлегенә Татарстан язучылар берлеген алырга кирәклеген белдерде. Моны ул "җирләрне җыю" дип атады. Бу вакытта Татарстан берлегенең элекке рәисе Данил Салихов Мәскәүгә дә барды.

30 ел мөстәкыйль оешма булып яшәгән Татарстан язучылар берлегенең Русия язучылар берлегенә керү ихтималы татар җәмәгатьчелегендә шау-шу уятты. Татарстан берлеге әгъзалары Русия оешмасы белән кушылуга каршы чыкты, Салиховның кушылу турында сөйләшүләр алып барырга вәкаләте булмавын белдерде.

Казанда Данил Салиховның вазифасыннан китүен таләп иткән пикет та узды.

2021 елда Татарстан Язучылар берлеге итеп Ркаил Зәйдулла сайланды. Ул Русия берлегенә кушылудан мәгънә юк диде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!